Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Моннан тыш, парковка өчен түләү 22, 23 февраль, 8 март, шулай ук 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрьдә алынмаячак», — диелә башкарма комитет матбугат хезмәте хәбәрендә.
Муниципаль парковкаларда машиналарны шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бушлай куярга мөмкин булачак.
Ноябрь аенда Казан парковкаларының ташламалы эш режимының гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәге билгеле булган иде.