Әлки егете районның төп чыршысы бәйрәмендә сөйгән кызына тәкъдим ясаган
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлки районында яшәүче Рөстәм Фәткуллин районның төп чыршысы бәйрәмендә сөйгән кызы Рамилә Гайфуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы яза.
Рамилә Гайфуллина район Мәдәният йортында эшли. Яңа ел кичендә ул коллектив белән бәйрәм чарасында чыгыш ясаган. Аның чираттагы чыгышыннан соң Рамил Фәткуллин сәхнәгә роза бәйләме белән чыкты һәм йөзек бүләк итеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Рамилә риза булуын әйтте.