Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта. Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз дөнья куйган. Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр. Шул рәвешле, 3 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 194кә җитте.