Әлмәт спортчылары сумо буенча Татарстан чемпионатында призлы урыннар яулаган
(Әлмәт, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары») . 27 декабрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сумо буенча Татарстан республикасының беренче чемпионаты узган. Шәһәрнең ир-атлар җыелма командасы 2 урынны яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ир-ат спортчылар арасында Әлмәттән 1 урында Честиков Максим (100 кг), 2 урында Панамарев Руслан (70 кг), Айметов Ранис (100 кг), 3 урында Индирсов Рамир (115 кг).
Хатын-кызлар арасында Әлмәттән 1 урында Галиева Лиана (50 кг), Нуриева Айгөл (50 кг), Рискова Диана (65 кг), 2 урында Романова Ольга (80 кг), 3 урында Зелинкич Мелиса (80 кг), Миндиярова Сабина (65 кг).
Хатын-кызлар җыелма командасы тренеры — Нәфисуллина Эльмира Равил кызы.