Яшь казанлыларны шугалакта шуу буенча остаханәдә катнашырга чакыралар
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшь казанлыларны шугалакта шуу буенча остаханәдә катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тренировкаларда 4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар катнаша ала. «Остаханә дәресләре бушлай, бары тик тимераягы булмаган балаларга аны арендага алырга туры киләчәк», диелгән Пакрлар һәм скверлар дирекциясе хәбәрендә. Чара 4, 6, 8 һәм 10 гыйнварда узачак. Беренче мастер-класс бүген, 11.00 сәгатьтә узган.