Россиядә коронавирустан прививка ясату турында сертификат алырга мөмкин
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан дәүләт хезмәтләре сайтында коронавирустан вакцинацияләү турында сертификат алырга алырга мөмкин. Бу турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Ул дару препаратларын маркировкалау һәм пациентлар системасында яңа функционал эшли башлавын аңлатты.
«Коронавируска каршы прививка ясаткан пациент дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта бу хакта дистанцион рәвештә сертификат алу мөмкинлеге бар», — диде министр.