Йосыф Акчураның оныгы «TRT AVAZ» телеканалы тапшыруында бабасы турында сөйләде
(Истанбул, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия дәүләт телерадиокорылышының «TRT AVAZ» каналы тарафыннан әзерләнгән күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура турындагы документаль фильмда оныгы бабасы Йосыф Акчура турында сөйләде.
«Тамырлар эзендә» дип аталган документаль фильмнар циклының Йосыф Акчурага багышланган бүлеге Евразия Язучылар берлеге булышлыгы белән әзерләнгән. Тапшыруның сценариен Якуп Өмәроглу язган.
Тапшыру милләттәшебез Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулуга багышланган. Анда Исмәгыйль Түркоглу, Өмүр Җәйлан, Ибраһим Атабәй, Сәркан Аҗар кебек төрек галимнәре белән әңгәмәләр тәкъдим ителде.
Төркия галимнәре Йосыф Акчураның тормышы һәм хезмәтләренә кагылышлы кызыклы фактлар белән уртаклашты. Аның һәм татарлар, һәм төрекләр өчен мөһим эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Йосыф Акчураның оныгы бабасы хакында әтисе Тугрулның, якыннарының хатирәләренә таянып сөйләде.
Исмәгыйль Түркоглу Йосыф Акчура тарафыннан корылган «Төрек учаклары» иҗтимагый оешмасы һәм «Төрек йорты» журналының һаман эшчәнлек алып барулары турында әйтте. Акчура гаиләсенең Сембердәге өйләре Владимир Ульяновларның йортлары белән якын урнашкан булуын, аларның балачактан ук аралашып үскән булу ихтмалы турында сөйләде.
Төрек галимнәре Йосыф Акчураның Төркиянең милли бәйсезлек сугышына беренче көннәрдән үк үзе теләп катнашуын, Советлар Берлегенең төрекләргә хәрби корал белән ярдәм итүендә, ачлык елларында Идел буендагы халыкларга Төркиядән азык-төлек җибәрелүендә Й.Акчураның зур роль уйнавын сөйләделәр. Төркия тарихын язуда һәм тарих буенча уку-укыту китапларын булдыруда да милләттәшебезнең зур хезмәт күрсәткәнлеген әйтеп үттеләр.