Главные новости Йошкар-Олы
Йошкар-Ола
Декабрь
2020

«Данлыклы Ногманнар нәселе авылыбызны саклап калды» — «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», « Ватаным Татарстан») . Авылыбыз урамы буйлап атлыйм. Камал абыйларның мәһабәт йортлары турыннан узганда, Балтач районы Куныр авылында яшәүче данлыклы Ногманнар нәселенең дәвамчысы булган бик мөхтәрәм, олы җанлы бу гаилә турында җылы сүзләр әйтеп, бераз гына булса да элекке чорларга кайтып килү теләге туды миндә. Намус белән бар көчен туган ягына сарыф иткән, газиз балаларында туган авылларына мәхәббәт тәрбияли алган, безнең мактауларга лаек шәхес ул Камал абый! Әтисе Сафиулла абый Бөек Ватан сугышында үлеп калган энесе истәлегенә сугыштан соң туган улына аның исемен куша. Камал абый гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әнисе Бибихаҗәр авырып үлгәч, Сафиулла абыйга, димләп, Шубан авылыннан Шәмсеҗиһан апаны алып кайталар. Тик 5 ел гына яшәп калалар. Сафиулла абый вафат була. Шәмсеҗиһан әби бу йортта үги ана булып түгел, яраткан әни, әби булып, 50 ел яши. Гаиләдә барысы 7 бала үскәннәр. Камал абый урта белемне кичке мәктәпкә йөреп ала. Армиядә 3 ел хезмәт итеп кайта. Башта Газ-51дә, аннан янгын сүндерү машинасында эшли. «Якты юл» колхозында 46 ел эшләп, «Хезмәт ветераны» исеме алып, лаеклы ялга чыга. Тирә-якта данлыклы көрәшче була, яшьләрне дә өйрәтә. Гел беренче урын алып кайта торган була. Ул вакытта көрәшчеләргә зур бүләкләр бирелмәгән, күбрәк сөлге, ситсы, соңрак велосипед, өстәл, кер юу машинасы эләккән. Ә бер елны Мари республикасында көрәшеп, 4 тәкә алып кайткан. Батыр егет авылыбызның бик тырыш, сабыр, уңган кызы Җиһания апага өйләнә. Җиһания апа — Вәккас абый белән Мәгъмүрә апаның дүртенче баласы. 2 кыз, 2 малай бүген дә бер-берсенә ярдәмләшеп, авылда балалары, оныклары белән яшәп яталар. Ул бик яшьли эшкә тотына: 8 сыйныфны бетергәч тә, колхозда сыер сава башлый. Аннан 2 ел Дорга авылы почтасында, 16 ел авыл советы сәркатибе, 18 ел «Якты юл» колхозында хисапчы булып эшли. Балалары караулы, өе җылы, ризыгы пешкән булганга, эшен бар көчен биреп, намус белән башкара. Бер-бер артлы 3 балалары дөньяга килә: Илсөяр, Илгизәр, Гөлсөяр. Шәмсеҗиһан әби балаларны бик ярата, тәрбияләп үстерешә. Килене Чепья хастаханәсендә яткан вакытта, трактор арбасы өстендә сөт бидонына утырып, хәл белергә килә Шәмсеҗиһан апа. «Әни белән 45 ел яшәдек, бер мәртәбә дә сүзгә килмәдек. Ризыкны бик тәмле пешерә. Күршедән Минзифа апаны, ялгыз әби Газзәбану әбине чәйгә чакыра иде», — дип сөйли Җиһания апа. Камал абый белән Җиһания апа бүген дә уллары Илгизәр гаиләсе белән бик тату яшиләр. Илгизәр Чечняда хезмәт итә. Бервакыт улыннан хәбәр килми башлагач, Камал абый, аны эзләп, Мәскәүгә китә. Ике шәһәрдә, берничә частьта булып, кертмәгән җирләргә тимерчыбыклар астыннан шуышып кереп, штабка барып җитә. Улының Чечняда икәнен белеп кайта һәм шунда барырга әзерләнә башлый. Шул вакытта Илгизәрдән хат килеп төшә, үзенең исәнлеген хәбәр итә. Яраланып, госпитальдә ята, аннан авылга кайта. Камал абый — бик нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше ул. Безнең авылда бик күркәм бер гадәт бар: ел саен 55, 60 яшен тутырып, пенсиягә чыга торган авылдашларны сәхнәгә чакырып, бик олылап котлыйлар. Камал абый, шуларның күбесенә багышлап, шигырь язып китерә, яки үзе укый, картина бүләк итсә, аның артына шигырен язып куйган була. Илгизәр инде өч ел Куныр һәм Шода авылларында газ белгече булып эшли. Салавыч авылының 7 балалы укытучылар гаиләсендә үскән Айгөлне үзенә гомерлек яр итеп сайлый. Килен каенана туфрагыннан ярала, дип элеккеләр белмичә генә әйтмәгәннәр. Айгөл дә Җиһания апа кебек сабыр, тырыш, йомшак күңелле. Авылдагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде, аннан Кургем авылында, хәзер үзебездә халыкка медицина хезмәте күрсәтә. 4 бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Индира Йошкар-Ола шәһәрендәге медицина университетында белем ала. Ризван белән Аяз мәктәптә укыйлар, кечесе Азаматка әле биш ай гына. Үз көчләре белән ике катлы йорт төзеп чыктылар. Илгизәр — агач эше остасы: йорт җиһазлары, ишек-тәрәзәләр ясый. Өйләрендә дә барлык җиһаз аның кулы белән ясалган, искиткеч матур, зәвыклы. Авылдашларына да бик күп ясады. Өч ел инде күркә үстерәләр. Шуларны асрар өчен җылы урын әзерләделәр, хәзер бу эшнең остасына әйләнеп баралар. «Үстерү авыр түгел, итне урнаштыру гына авыр», — диләр. Күркәнең итен дә, колбаса да ясатып саталар. Балалар да кул арасына кереп бара. Илгизәр — гер күтәрү буенча күп еллар район чемпионы, баянда, гитарада уйный, җырлый. Бу таланты кызына да күчкән. Улы Ризван районда үз яшьтәшләре арасында иң оста волейбол уйнаучы исемен алды. Авыл һәм район сәхнәләрендә гаилә белән чыгыш ясап, бик күпләрнең мәхәббәтен яуладылар. Илсөяр дә авылда төпләнеп калды. Тормыш иптәше белән ике ул үстерделәр. Ире Рәдиф — физкультура укытучысы. Бик күп еллар егетләрне волейбол серләренә өйрәтә. Безнең Куныр авылы яшьләре районда, республикада, күрше өлкәләрдә иң оста уенчылар булып танылдылар. Гөлсөяр дә тормыш корды, ике бала үстерә, укытучы һөнәрен сайлады, Яшел Үзән шәһәрендә яшиләр. Авылыбызны саклап, бәхетләрен читтән эзләмичә, тормышларын туган җирләрендә дәвам иткән Сафиуллиннар гаиләсенә ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек телим. Илзия Нәҗипова, Балтач, Куныр






Загрузка...


Глава Марий Эл Юрий Зайцев
Марий Эл

Юрий Зайцев возглавит отделение "Единой России" в Марий Эл


Спорт в Марий Эл
Марий Эл

11-летний волжанин будет покорять ниндзя-трассу в новом шоу на СТС


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Марий Эл
Марий Эл

Три браконьера из Марий Эл убивали лосей в Кировской области





Путин в Марий Эл
Марий Эл

Путин наградил главу одного из районов Марий Эл


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в Марий Эл


Здоровье в Марий Эл


Частные объявления в Йошкар-Оле, в Марий Эл и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пианист

Пианист из Электроуглей получил областную премию



Йошкар-Ола

28 миллионов потратят на культурную жизнь Йошкар-Олы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net