Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә «Лада Гранта» һәм Mazda катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария урынына ике ашыгыч ярдәм машинасы килде. «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» җиңел машинасын йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Автомобильдә куркынычсызлык мендәрләре эшләгән, хатын-кызны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр. Моннан тыш, шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта авария турында мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый, алар һәлакәт урынында эшли.