Коронавируска каршы вакциналардан авыр өзлегүләрнең аерым очраклары тикшереләчәк
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Вакцинациядән соң, өзлегүләр булган очракта, түләнә торган пособие күләмен арттыру кирәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының позициясе шундый, дип хәбәр итә ТАСС. «Сәламәтлек саклау министрлыгы Тумусовка (тиешле инициатива белән чыккан Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусовка - Т-и иск.) җавап бирү фактын раслый», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Министрлык вакцинациядән соң өзлегүләр булган очракта түләнә торган пособие күләмен арттыруны «максатка ярашлы дип санады». Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ковидтан вакцинациядән соң өзлегүләр турында хәбәрләр саны артык зур түгел. Шуңа да карамастан, барлык төбәкләрдә дә иммунология комиссияләре төзелде, алар коронавируска каршы вакциналардан авыр өзлегүләрнең аерым очракларын тикшерергә тиеш. Россиядә халыкны коронавирустан вакцинацияләү кампаниясе дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин кешеләрне прививка ясарга берничә тапкыр өндәде.