Россиядә 26 миллион кеше коронавирустан прививка ясаткан
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россиядә 26 миллион кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу хакта «Вектор» фәнни үзәгенең «ЭпиВакКорона» вакцинасы турында Telegram-каналына сылтама белән РИА Новости яза. Шул ук вакытта вакцинаның беренче дозасын 36 миллион россияле ясаткан. «ЭпиВакКорона» вакцинациясенең тулы циклын миллионга якын россияле узган, диелгән материалда. Коронавируска каршы вакцинация РФнең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» исемен алды. Шулай ук Россиядә коронавирустан «ЭпиВакКорона» — Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгеннән һәм Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «КовиВак» вакциналары да булдырылды. Май башында «Спутник Лайт» — илдә эшләнгән дүртенче вакцинаны теркәү турында игълан ителде.