Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннарының саны 611гә җитте. Соңгы тәүлек эчендә республикада тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Вирустан 1932 һәм 1954 елда туган ике ир-ат, шулай ук 1937 һәм 1939 елда туган ике хатын-кыз вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 52 яңа очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.