Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил килә
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 30 июльдә төнлә Татарстан территориясендә һава торышы начарлану көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикага кыска вакытлы яшенле яңгырлар килә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 12-17, көндез 24-29 градус көтелә. Элегрәк Россия Гидрометеоүзәге бу ай ахырында бик эссе һава торышын фаразлаган иде, шулай ук август аенда югары температура булу мөмкинлеге турында кисәтте.