Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Кич белән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. 8 июльдә республика территориясендә, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Бу вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтималы бар. Төбәк буенча һава температурасы, метеомәгълүматлар интерактив картасы нигезендә, +25,1 градустан («Лаеш» метеостанциясендә) +31,1 градуска кадәр (Казанның Яңа Савин районы территориясендә) тәшкил итә.