Татарстан Дәүләт Советы бинасында капиталь ремонт башлана
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бинасында капиталь ремонт башлануы турында хәбәр итте.
«Соңгы 35 елда КПСС өлкә комитеты бинасында беренче тапкыр масштаблы капиталь ремонт башладык. Түбәдән су да үтә иде, барысын да үзгәртәчәкбез. Сез отпусктан кайтырга, сентябрьгә төгәлләнер, яңа чакырылыш депутатлар корпусы белән тагын 30-35 еллап ремонт эше белән шөгыльләнмәслек итәчәкбез», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга.
Парламентарийларның берсе тәмәке тартучылар өчен бүлмә кайсы катта булачак дип сорады. «Тәмәке тарту, эчү өчен бүлмәләрне башка җирдә оештырыгыз», — дип ярымшаяру белән җавап бирде Дәүләт Советы Рәисе.
Депутатларның август азагына кадәр парламент каникуллары башланды.