Югары пилотаж буенча дөньяда абсолют чемпион Халидә Макагонова юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген, 8 июльдә, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Халидә Макагонова юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Халидә Хөсәен кызының спортта ирешкән казанышлары илдә һәм аннан читтә дә танылган. Ул — югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, социалистик илләрдә узган ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм Австралия кубогы абсолют җиңүчесе. Ул авиациядәге карьерасы дәвамында егермедән артык төрдәге һава судносын үзләштергән, 5000 сәгатьтән артык очкан. Халидә Макагонова Мәскәүдә туган һәм шунда яши. Яшьлек елларында планер мәктәбендә, башкала аэроклубында шөгыльләнгән. Жуковский, Тушино, АКШ, Берлин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Англия, Исландия, Португалия, Австралия, Испаниядә (һ.б.) авиашоу вакытында югары очу осталыгын күрсәткән. Халидә Макагонова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубына керә, вәкиллек үткәргән чараларда актив катнаша. 2021 елның маенда ул спикер сыйфатында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумында чыгыш ясады. Авиациягә ничек килүенә бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Бу юлда нинди кыенлыклар белән очрашуы хакында сөйләде.