«Ярдәм» мәчете ачылуга багышланган бәйрәмгә Юрий Куклачев килә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казанда 19 июльдә «Ярдәм» мәчете комплексы ачылуның сигез еллыгына багышланган зур урам бәйрәме узачак. Бәйрәм танылган артист, «Игелек мәктәбе» укытучысы Юрий Куклачев килә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, уенлы, ярышлы, җырлы-моңлы бәйрәм «Ярдәм» мәчете ишегалдында була. «Ярдәм» мәчетенә кунакка Мәскәүдән Мәчеләр театры мөдире, Россиянең халык артисты, «Школа Доброты» өстәмә укыту программасы җитәкчесе Юрий Куклачев та киләчәк. Ул балалар белән мастер-класслар оештыра. Бәйрәм сәгать унда башлана.