Кырым мәчетләре Корбан бәйрәменә әзерләнә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 11 июльдә Кырымның Симферополь районының Левадки бистәсендә Къадир-Җәмигъ мәчетендә өмә узачак. Өмәгә Левадка бистәсендә һәм якын-тирәдәге Приятное Свидание, Чистенькое, Трехпрудное авылларында яшәүчеләр чакырыла. Өмә иртәнге сәгать сигездә башлана. Бу турыда Кырым мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. «Кырым мәчетләрендә төп мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетенә әзерлек башланды. Якын-тирә мәйданнарда җыештыру, агачлар утырту, биналарны агарту һәм буяу эшләре алып барыла. Бәйрәмгә әзерлек эшләрендә авыл халкы катнаша», диелә хәбәрдә.