Путин төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен Татарстанның алты кешесен бүләкләде
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева).Татарстан Республикасының алты кешесе төрле өлкәләрдәге хезмәт уңышлары өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Дәүләт башлыгы тиешле боерыкка кул куйды.
Россия лидеры агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлаштыру институты генераль директоры Рәшит Хәбибуллинга хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Коронавирус эпидемиясе чорында мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен Казан мәгариф идарәсенең Совет районы буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Эльмира Арсланова, Чаллының 58нче урта мәктәбе директоры Лиза Нәбиуллина һәм Арча районының Наласа гомуми белем мәктәбе укытучысы Мөнирә Сабирова РФ Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Моннан тыш, иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловка һәм Казан милли тикшеренү технология университеты технигы Андрей Мордвиновка рәхмәт белдерелде.