Татарстан имтиханда 100 балл җыючылар саны буенча Россиянең лидер-төбәкләренең берсе
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан БДИда 100 балл җыючылар саны буенча Россия лидер-төбәкләренең берсе булды. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге сайтында хәбәр ителә.
«БДИда иң күп йөз баллны рус теле һәм әдәбияты буенча җыйганнар. Йөз балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае лидер булды», — диелә хәбәрдә.
Беренчел мәгълүматлар нигезендә, барлык уку предметлары буенча БДИның уртача баллары узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырыла. «Төп имтихан көннәрендә 8121 йөз балл нәтиҗәсе теркәлгән. Ике фәннән йөз баллны 409 укучы, өч фән буенча 16 катнашучы алды», — диделәр ведомствода.
Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, БДИ үткәрү тәртибен бозучылар, имтиханнан чыгарылучылар саны бераз арткан. Әйтик, быел БДИда катнашкан 939 кеше, нигездә, кәрәзле телефоннардан, микронаушниклар һәм шпаргалкалардан файдаланган.
Моннан тыш, 515 кеше төп чорда имтиханнарда катнаша алмады, чөнки аларда яңа коронавирус йогышы диагнозланган иде. Алар өчен имтихан тапшыру вакыты резерв көннәргә һәм өстәмә чорга күчерелгән.
Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә куелган баллар белән килешмәү турында апелляция карау процедуралары бара.
БДИның төп чорында барлыгы 682 меңгә якын кеше катнашты, шуларның 625 меңгә якыны – укуны быел тәмамлаучылар. Имтихан федерациянең барлык 85 субъектында һәм 58 чит илдә үткәрелде. БДИ үткәрү өчен өчен 5820 пункт җәлеп ителгән.