Ел ахырына кадәр Чаллы татар театры биш яңа спектакль күрсәтәчәк
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яңа театр сезонын Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачу планлаштырыла. «Яшь йөрәкләр» театрның зур сәхнәсен биләячәк, ә кечкенәсен икенче премьерага - Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Без китәбез, сез каласыз» спектакленә бирәчәкләр. Моннан тыш, Чаллы тамашачысы Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Камыш бармак, көмеш тырнак» спектаклен дә күрәчәк. Бу театр исемен йөртә торган авторның яңартылган сәхнәдә беренче әсәре булачак. Октябрь аена труппа Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» пьесасы буенча яңа спектакль әзерли. «Без бу спектакльгә ТР Театр әһелләре берлеге грантын оттык. Проект Туган телләр елына багышланган. Анда туган якка ностальгия темасы ачыла, бу исә, татарларның бөтен дөньяга таралуын исәпкә алсак, бик актуаль», — диде сәнгать җитәкчесе. Моннан тыш, тамашачыларны «Ак Бүре» һәм «Чәчәкле күлмәк» спектакльләре көтә.