Әлмәттән Реналь Нәҗипов йөзү буенча Римда Европа беренчелегендә «алтын» яулады
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 6 июльдә Римда (Италия) «Stadio del Nuoto» бассейнында 14-17 яшьлек һәм 15-18 яшьлек үсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеге старт алды. Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, ярышларның беренче көнендә Әлмәт шәһәреннән йөзүче Реналь Нәҗипов 4х100 метрга ирекле стиль белән эстафетада алтын медаль яулаган. Ярышларда дөньяның 48 иленнән 565 спортчы катнаша. Турнирда Россия данын 34 йөзүче яклый.