Миңнеханов онкологиягә багышланган конференциядә катнашучылар белән очрашты
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «XXI гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәне инновацияләре» конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда сәламәтлек саклау системасын ныгыту, яман шешләргә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар яман шеш авырулары белән чирләүчеләр санының артуы гомуммилли проблема булып торуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның белгеч-онкологлары Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы оешмаларыннан килгән коллегалары белән хезмәттәшлек итәләр, бу хезмәтнең алга таба үсешенә ярдәм итә. Төбәктә онкология хезмәтен үстерүгә, аның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә.