Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының уң ярында территорияне үстерү проектларын бәяләде
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының уң як ярында территорияне үстерү проектлары белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектларны тәкъдим итү Казан Ратушасында узды. Чарада ТР Президенты ярдәмчеләре Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казансуның уң яры - чын мәгънәсендә уникаль территория. «Мондый урын бүтән юк, - дип белдерде ул. — Һәм без аны ничек формалаштырудан күп нәрсә бәйле булачак. Мин эксперт түгел, әмма миңа тәкъдим ителгән барлык эшләр дә ошады, аларның һәрберсендә яңа идеяләр белән танышырга мөмкин».
Ул шулай ук Казансу елгасының уң ярын төзекләндерү буенча иң яхшы концепциягә конкурс барысы өчен дә, чыннан да, яхшы мәктәп булды, диде. «Конкурс - ул ниндидер нигез, аның ярдәмендә барысы да актуаль белем алачак, территорияне яңача күзаллау булачак», — диде ул.