Минтимер Ногманов: Шәймиев белән чагыштыру мине сөендерә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов татарстанлылар белән туры эфирда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән чагыштыруның аңа бик күңелле булуын әйтте.
«Сакалыгызны кайчан кырасыз, югыйсә бабайга охшагансыз», — дигән сорау килде Казанда яшәүчеләрдән.
«Сез беләсезме, мондый чагыштыру миңа күңелле. Әгәр сез бабай диеп, Минтимер Шәрип улы [Шәймиев] турында әйтәсез икән, бу бик югары бәя, минемчә», — дип җавап бирде Минтимер Ногманов.
«Сакал — яшьләрчә булса да, хәтта шундый җыр да бар», — дип өстәде комитет башлыгы.