Россиядә коронавирустан беренче прививканы 27 млн кеше ясаткан
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы прививканың беренче компонентын 27 млн, икенче дозасын 18,5 млн кеше ясаткан. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, футбол буенча Европа чемпионаты аркасында Россиянең төньяк башкаласында авыру йоктыручылар саны арткан. «Петербургта футбол чемпионаты уздыру аркасында коронавирус белән авыручылар саны арту күзәтелә, әмма вазгыять контрольдә тотыла», — диде ул. Алдарак «Татар-информ» Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин коллектив иммунитетны арттыру һәм халыкның 60 процентын түгел, ә 80-90 процентын вакцинацияләү бурычы куйды дип язган иде.