Автомобильчеләргә буранда һәм бозлавыкта юлда йөрү куркыныч булуын искәртәләр
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан буенча ЮХИДИ йөртүчеләргә буран һәм бозлавыкның куркыныч булуы турында кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 25 февральдә, республикада кар, җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда имин тизлек сайларга, уйланылмаган маневрлар ясамаска киңәш итәләр.
Автобиль өчен юлның ябык участогыннан ачыгына чыкканда яннан искән җилнең куркыныч булуы турында кисәтәләр. Бу очракта тизлекне киметергә һәм яннан искән көчле җилнең юлдан бара торган автомобиль хәрәкәтенә йогынты ясавына әзер булырга кирәк.
Автомобильдә балаларны бары тик махсус утыргычларга утыртырга, ә йөртүче белән пассажирларга иминлек каешын эләктерергә киңәш ителә.
Юлларда гадәттән тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорарга мөмкин.