Түбән Камада пенсия алды яшендәгеләрне бушлай укыталар
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Түбән Камада пенсия алды яшендәгеләрне һәм декрет ялындагы хатын-кызларны бушлай укыталар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
2020 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камада бюджет акчалары хисабына түбәндәге категория гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклап калу максатында укыту оештырылган.
Предприятие һәм оешмаларның 50 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрен, шулай ук пенсия алды яшендәге (50 яшькә җитмәгән) хезмәткәрләрне, өч яшькәчә баласы булган, декрет ялындагы хатын-кызларны укытачаклар.
Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары укыту өчен субсидия ала алалар яисә хезмәткәрләрен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша укыталар.
«Бу атнада 36 нчы мәктәпнең алты хезмәткәре „Янгын-техник минимум“ программасы буенча, ә 11 нче мәктәпнең өч хезмәткәре „Хезмәтне саклау“ программасы буенча укуга җибәрелде. Алган белемнәре һәм осталыклары хезмәткәрләргә киләчәктә мәшгульлекне саклап калырга ярдәм итәчәк», — ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәрит Гыйльманов.