Сарманның Азалак авылы мәктәбендә Билгесез солдатка хат яздылар
(Сарман, 22 март, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районының Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. Укучылар Билгесез солдатка хат язды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы өчпочмаклы хатлар язганнар. Хатлар ярдәмендә, фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.
Хәзерге буын өчпочмаклы хатларны күргәндә, еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган иң кыйммәтле әйбер булган.