Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында бер хуҗалыкка бушлай 1200 керамзит блок биргәннәр
(Чирмешән, 22 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы Югары Кәминкә авыл җирлегендә 4 хуҗалык кече ферма программасыннан, өчесе микроферма программасыннан файдаланган. Бер хуҗалыкка абзар салу өчен бушлай 1200 данә керамзит блок бирелгән.
Габбас Шәмсетдинов, Рамил Вафин, Габдрәхим Әхмәтвәлиев, Рәҗәп Мәслахов, Сирин Мисбахов, Рәис Ханнанов гаиләләре — иң күп сыер асраучылар.