Коронавируска каршы флешмобка илнең башка төбәкләрендә дә кушылдылар
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Татарстан флешмобын хуплады. Флешмобка социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз фотоларын #всебудетхорошо, #воВсе32 һәм # мечтайсомной хештеглары белән урнаштыралар.
«Бүген #всебудетхорошо флешмобына кушылам һәм аңа безнең төбәктә старт бирәм. Бөтен дөньяда булган катлаулы хәлдә профилактика һәм чикләүләрне үтәп, имеш - мимешләр һәм начар уй-фикерләрне таратмыйча, бер-береңә ярдәм итү, бу бик мөһим», - дип язган Белозерцев Instagram сәхифәсендә.
Элегрәк флешмобка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылган иде. Республика җитәкчесенең хезмәттәшләре аның үрнәгенә иярә башлады.