Динә Гарипова вакытлыча әти-әнисе янына Яшел Үзәнгә киткән
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» җиңүчесе Динә Гарипова вакытлыча әти-әнисе янына Яшел Үзәнгә китәргә булган. Бу хакта «Яшел Үзән яңалыклары» яза.
«Вакытлыча Яшел Үзәнгә әти-әни янына китәргә булдым. Дистанцион рәвештә үз командам белән фикер алыша алам. Җырлар һәм клиплар өчен яңа идеяләр уйлап була», - дип планнары белән уртаклашты артистка.
Динә Гарипова шулай ук паникага бирелмәскә һәм барлык кирәкле чараларны үтәргә тырышуын әйтә.
«Әлегә вакыйгаларның ничек үсәчәген белмим, әмма тиздән барысы да җайга салыныр һәм без гадәти ритмга әйләнеп кайта алырбыз дип өметләнәм», — дип белдерде артистка.