Яшел Үзәндә Полукамушки бистәсендә янгын чыккан
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә Полукамушки бистәсендә ике йорт янган. Янгыннан төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдән файдаланучылар тарафыннан бастырып чыгарылган.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын Кызыл тыкрыктагы 16 һәм 9нчы йортларда булган.
Беренче бинада янгын мәйданы 24 квадрат метр, икенчесендә 73 квадрат метрга җиткән. Ике йорттагы янгын да сүндерелгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган елның май урталарында Полукамушки бистәсендә йорт янган, тагын янгыннар май азагында һәм июнь башында булган. Фаразланган ут төртүче тоткарланган. Соңгы тапкыр янгын октябрь урталарында чыккан. 29 октябрьдә прокуратура Яшел Үзән башкарма комитетыннан Полукамушкида яңадан янгын чыгуга юл куймауны таләп итте. Тик быелның 11 февралендә анда кабат янгын чыккан.