Россия тагын дүрт ил белән һава юлын чикләячәк
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 мартта, Россия Covid-19 коронавирус инфекциясе кабынуы билгеләнгән тагын дүрт илгә очышларга вакытлыча чикләүләр кертәчәк. Бу хакта Росавиациянең телеграммасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Төркия (Истанбулга рейслардан тыш), Япония (Токиога рейслардан тыш), Вьетнам (Ханойга очышлардан тыш) һәм Таиланд (Бангкокка очышлардан тыш) белән һава юллары туктатылачак.
Шул ук вакытта, элек шундый хәлләр булгандагы кебек үк, Россия авиапассажир йөртүчеләре сәяхәт итүче россиялеләрне өйләренә кайтару өчен чартер рейсларын башкару хокукын алды.