Коронавирус белән авыручылар саны 300 меңнән артып китте
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). CОVID-19 авыруын китереп чыгарган SARS-CoV-2 коронавирусы белән авыручылар саны бөтен дөнья буенча 300 меңнән артып киткән, дип раслый Америка университеты мәгълүматлары. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мәгълүматлар буенча, барлыгы 307 280 кеше зарарланган, шуларның 13 049ы үлгән, 92 меңнән артыгы терелгән.
Авырулар саны буенча Кытай элеккечә беренчелектә (81 348 очрак), икенче урында - Италия (53 578 инфекцияле, шул ук вакытта ул үлүчеләр саны буенча беренче урында — 4825 кеше), аннары 26 747 расланган очрак белән АКШ бара.
Коронавирус буенча авыр эпидемиологик хәлдәге ун ил арасына Испания (25 496), Германия (22 364), Иран (20 510), Франция (14 485), Көньяк Корея (8897) һәм Бөекбритания (5067) керә. Россиядә, 21 мартка булган мәгълүматларга караганда, 306 кеше авырган.