Сәламәтлек саклау министрлыгында карантинда иммунитетны ныгыту турында сөйләделәр
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Сәламәтлек саклау министрлыгының Гомуми практика һәм терапия буенча баш штаттан тыш белгече Оксана Драпкина йогышлы авырулар килеп чыкканда иммунитетны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Табиб изоляция вакытында йокы һәм ял режимын саклауның мөһимлегенә игътибар итте. Якынча бер үк вакытта торырга һәм йокларга ятарга кирәк, дип саный табиб. Шулай ук туклану рационын һәм ешлыгын күзәтеп торырга кирәклеген искәртте. Моннан тыш, иммунитетны ныгыту өчен бик күп җылы һәм кайнар су эчәргә кирәк.
Терапевт катгый диеталарга утырмаска киңәш итте, чөнки күп кенә витаминнар майлар белән бергә үзләштерелә, шуңа күрә аларның санын чикләү һәм организм өчен өстәмә стресс булдыру дөрес түгел.
Хәтта тулы изоляция шартларында да физик форманы саклау мөһим.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 март көнне ел башында Кытайдан таралган яңа коронавирусның пандемия булуын игълан итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда барлыгы 310 меңнән артык кеше зарарланган, 13 190 кеше үлгән, 95 меңнән артык кеше терелгән. Россиядә 306 COVID-19 белән авыручы ачыкланган.
Бөтен дөньяда хакимиятләр вирус таралуга каршы көрәш өчен ашыгыч чаралар күрә. Евросоюз тышкы чикләрне 30 көнгә ябу турында игълан итте. Россия авиапассажирларны чикләде һәм күп кенә дәүләтләр белән тимер юл элемтәсен туктатты.