Казанда туып-үскән Динара Мәҗитова «Әстерхан-24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казанда туып-үскән Динара Мәҗитова «Әстерхан-24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.
Динара Мәҗитова 1979 елның 21 апрелендә Казанда туа. Казан дәүләт университетын «Юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган, төрле дәүләт, коммерция һәм иҗтимагый структураларда эшләгән.
Динара Мәҗитова озак еллар Әстерханда татар яшьләре хәрәкәтенең лидеры, 2006-2016 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы булды. 2014-2018 елларда Әстерхан өлкәсе татарлары тормышын яктырткан «Идел» өлкә газетасы баш мөхәррире вазифасын башкарды.
2018-2020 елларда Әстерхан таможнясының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш дәүләт таможня инспекторы булды. Мәҗитова шулай ук «Этникара журналистика гильдиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе булып тора. Төрле елларда - «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булды.