Америкада яшәүче галим Вил Мирзаянов коронавирус белән авыруын әйтә
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). АКШта яшәүче татар галиме, химик корал өлкәсендәге белгеч Вил Мирзаянов коронавирус белән авыруын әйтә. Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта хәбәр итте.
«Шулай итеп, әфәнделәр, сезнең алдыгызда коронавирус белән авыручы 85 яшьлек бабай. Инде 11 көн чирлим. Элегрәк биредә үз авыруым турында язган чагында әле бик нык шикләнә идем. Ә кичә интернетта Нью-Йорк генераль хирургының үз авыруына бәйле аңлатманы укыгач, симптомнарның минеке белән йөз процентка туры килүен аңладым», - дип язган ул.
Шуңа да карамастан, Мирзаянов табибларга мөрәҗәгать итәргә теләми, чөнки, аның сүзләренчә, әлеге фактны раслауның мәгънәсе юк. Өстәвенә, галим дә, хатыны да өеннән чыкмый, шунлыктан аларны хастаханәгә илтү «иң начар карар» булачак, ди ул.
Галим шулай ук авыруны ничек кичерүен дә сурәтләгән. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер көннәрдә аның бөтенләй хәле бетә, аңа әле суык, әле кызу була. Хатынында исә авыру җиңелчә формада, салкын тигән кебек уза, дигән ул хәбәрендә.
- Америкада 9345 кеше коронавирус йоктырган, 150 кеше мәкерле авырудан үлгән. Дөньяда барлыгы 219 меңнән артык авыру теркәлгән, тугыз меңгә якын кеше корбан булган, 85 меңнән артык кеше терелгән. Россиядә һәм дөньяда COVID-19га бәйле хәл турындагы соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.