Татарстан синоптиклары бозлавык хакында кисәтә
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 22 мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -5..-10, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.