Сахалинда Нәүрүз бәйрәменә әзерләнәләр
(Казан, 17 март, "Татар-информ"). 22 мартта Көньяк–Сахалин шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Аны «Халыклар дуслыгы» Сахалин халыклары ассоциациясе оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм программасында: концерт, котлаулар, халык уеннары, милли ризыклар конкурсы һәм дегустациясе. Нәүрүзгә килгән һәркем пылаудан авыз итәчәк.
Нәүрүз Сахалин җирендә беренче мәртәбә 2006 елдан «Туган тел» татар оешмасы тарафыннан үткәрелә башлый. Бу бәйрәм бар төрки халыкларын туплап килә.
Быелгы бәйрәмгә теләге булган һәркем чакырыла. Аерым кунаклар — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр һәм картлар йортында яшәүче олы яшьтәге кешеләр.