Казан аэропортында эчке рейс пассажирлары температурасын тикшерү системасы кертелде
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бүгенге көннән Татарстанга эчке рейслар белән килгән барлык кеше дә тән температурасы контролен узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.
«Административ регламент алгоритмы буенча без халыкара рейсларны гына карап чыгарга тиешбез, әмма, мондый вазгыятьне исәпкә алып, без хезмәткәрләр эшен көчәйтәбез — эчке рейсларга да тикшерү үткәрәбез», — дип уртаклашты Луиза Борисова.
Шулай ук Борисова башка илдән килгән һәр пассажирның ике фазалы тикшерү узуын әйтте.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән кайткан барлык республика халкын исәпкә алырга һәм аларга медицина тикшерүен оештырырга кушты. Элегрәк бу чара Кытай, Иран, Корея, Италия, Германия, Франция һәм Испаниядә булган гражданнарга гына кагыла иде.