КФУ студентларын дистанцион укытуга күчерәчәкләр
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Коронавирусны профилактикалау максатларында Казан федераль университеты студентларын 19 марттан дистанцион укуга күчерәчәкләр. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта университетта укытучының шәхси кабинетында укытыла торган дисциплиналар буенча тулы мәгълүматны актуальләштерү буенча эш алып барыла <...>, барлык студентларны электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә эшләү форматлары белән таныштыру бара», – дип аңлаттылар КФУда.
Шул ук вакытта университетта белем бирү процессы академик сәгатьләрне югалтмыйча гына барачак, ә дистанцион рәвештә үткәрү мөмкин булмаганнары студентлар уку йортында укый башлаганнан соң булачак, диделәр. Мондый чара өч атна гамәлдә булыр дип көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, коронавирусны профилактикалау максатларында Казан дәүләт энергетика университетында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар яки күчерделәр, ә студентлар якын арада дистанцион укуга күчәргә тиеш. Идел буе спорт һәм туризм академиясе үз студентларын Универсиада авылыннан чыгара һәм укытуны дистанцион форматка күчерә.