Татарстанда тугыз градуска кадәр җылытачак
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысына бәйле коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык», — дип искәртә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән алып -5 градуска кадәр булачак. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңгырлар төбәккә атнаның икенче яртысында киләчәк.