Дамир Фәттахов Миңнәхмәтовның үлеме турында: Бу башка сыймаслык хәл
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, Ирек Миңнәхмәтовның фаҗигале үлеме башка сыймый. Ул бу фикерен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте
«Бу коточкыч хәл, башыма сыймый. Без яшьтәшләр, моңа ышанырлык түгел», - диде Фәттахов.
Йөзләгән кеше белән бергә ул бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионында мәрхүмне озату җеназасында булды. Гаиләсенең кайгысын уртаклашты һәм сабырлык теләде.
«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды. Эшмәкәр Саба районының Миңнәхмәтовлар гаиләсе туган авылы Миңгәрдә җирләнә.