2020 елда үзара салым акчаларының күп өлеше Кукмара юлларын төзекләндерүгә тотылачак
(Кукмара, 15 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). 2020 елда үзара салым акчаларының күп өлеше Кукмара юлларын төзекләндерүгә тотылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Республикабызда гамәлгә ашырылучы үзара салым программасы бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә. Үзара салым акчалары хисабына соңгы алты ел эчендә Кукмарада һәм районның барлык авыл җирлекләрендә шактый гына социаль проблемалар хәл ителде.
Юллар, чишмәләр, коелар төзекләндерелү, урам утлары яңартылу, янгын гидрантлары кую, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалу, уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылу — боларның барысы да диярлек нәкъ менә әлеге программа кысаларында башкарылды. Соңгы вакытта Кукмарабызның күзгә күренеп үзгәрүендә дә үзара салым акчаларының өлеше зур.
«Узган ел шәһәрдә яшәүчеләрдән 2 миллион 560 мең сум акча җыелган иде. Халыктан тупланган һәр сум өчен республика бюджетыннан 4әр сум акча күчерелгәч, ул 10 миллион 200 мең сум булды. Бу — шактый зур сумма. Әлеге акчаларның бер тиене дә әрәм-шәрәм ителмәде, максатчан файдаланылды, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.
Райнур Нотфуллин сүзләренчә, быел да тупланган сумманың шактый зур өлеше юл ремонты — шәһәр урамнарына вак таш түшәү һәм асфальт җәюгә тотылачак икән. Акча булу белән тиз арада эшкә керешү өчен смета документлары да әзерләп куелган. Шулай ук бу акчага янгын гидрантлары урнаштыру, урам утларына реконструкция ясау, ут лампочкаларын электрны саклап тота торганнарына алыштыру, җәяүлеләр өчен тротуарлар салу планлаштырыла.