Кытайдан кайткан Уфа кешесе, коронавирус иярткән дип шикләнеп, хастаханәгә салганнар
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Күптән түгел Кытайдан кайткан Уфа кешесен хастаханәгә салганнар. Бу хатын-кыз коронавирус йоктырган ди шикләнәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Ул Уфага Мәскәү аша кайта һәм бераз вакыт узгач үзендә хәлсезлек сизә. ОРВИ билгеләре белән ул Россия урамындагы 68нче йорт адресы буенча урнашкан 2нче шәһәр сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә. Шунлыктан дәвалау учреждениесе вакытлыча ябылган. Бу хакта матбугат чаралары аша билгеле булды.
«Поликлиника, чыннан да, кичә эпидемиягә каршы чаралар үткәрү максатыннан ябылды. Хәзер ул штатлы режимда эшли. Пациент хастаханәгә салынды һәм ул табибларның даими күзәтүендә», — диделәр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомствода аңлатуларынча, әгәр кеше зарарлану күп теркәлгән илгә барганнан соң хастаханәгә мөрәҗәгать итсә, аның нинди авырту белән мөрәҗәгать итүенә карамастан, коронавируска шик буларак кабул ителә. Инструкция буенча, бу бина эпидемиягә каршы чаралар үткәрү өчен вакытлыча ябыла.