Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 27 февральдә кичен, 28 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Моннан тыш, иртәгә көндез көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.