Магомедов: KazanForum Россиянең Ислам дөньясы белән диалогы үсешенә саллы өлеш кертә
Бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган «Россия - Ислам дөньясы: Kazanforum» ХV Халыкара икътисади форумы Татарстан белән Россиянең Ислам дөньясы белән диалогы үсешенә саллы өлеш кертә. Бу хакта РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда белдерде. Татарстан парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда алар Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук республика халыклары ассамблеясенең төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү буенча эше турында фикер алышты.
Магомедов Татарстан халыклары ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни берләшмәләрнең эше һәм күп милләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, аның 25 бүлегендә балалар һәм теләге булган һәркем туган телләрен өйрәнә ала. Шулай ук ул республика милли хәрәкәте лидерлары белән аралашты.
«Татарстан - дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда илебезнең әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Төрле милләт һәм дин кешеләре үзләрен ирекле, бердәм халык итеп хис итсен өчен барлык шартлар тудырылган. Монда республика җитәкчелегенең өлеше зур. Аның нигезендә төрле халыкларның бер җирдә бергә яшәү традицияләре дә тора», - диде РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
Магомедсалам Магомедов шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенең роленә дә игътибар итте. Ул 30 ел дәвамында күп милләтле төбәк мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Кунак ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга башкарылган эшләр өчен аерым рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Магомедсалам Магомедовка Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләгәне, шулай ук дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда федераль үзәкнең зур ярдәме өчен рәхмәт белдерде.