Марат Әхмәтов Актаныш сөт комбинаты эшчәнлеге белән танышты
(Актаныш, 26 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). 26 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты эшчәнлеге белән танышты. Биредә җитештерелгән продукцияне карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, Кировның данлыклы сөт заводы, зур күләмдә инвестиция җәлеп итеп, шактый үзгәрешләр кичерә. Сөт ризыкларының яңа төрләре эшләп чыгарылачак. Шулардан иң беренче булып, эремчек халыкка тәкъдим ителде. Комбинатның 300 граммлы «Молочные горки» эремчеге Актанышның берничә кибетенә сатуга куелган. Ак май җитештерү дә туктатылмаячак.
Актанышта сыйфатлы азык куллану юнәлешендә яңалыкка омтылыш көчле. Бу терлекчелектә нык сизелә. Илгиз Ялалов җитәкчелегендәге Актаныш ветеринария берләшмәсе узган ел өр-яңа лаборатор җиһаз белән баетылды. Болар барысы да авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында сыйфатлы продукция җитештерү максатын күздә тота.
Марат Әхмәтов терлек азыгын тикшерү лабораториясе эшчәнлеге белән дә җентекләп танышты.
Бу көнне Актанышта үзмәшгульләр күргәзмәсе оештырылган иде. Яшь үзмәшгуль Риназ Исламхуҗин да күргәзмә үз товарларын алып чыккан. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтовка ул сувенир бүләк итте. Соңыннан район Советы утырышында чыгыш ясап, Риназ эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Марат Әхмәтов район Советының 2019 ел йомгаклары буенча уздырылган утырышында да катнашты.