Миңнеханов Әмирлекләр логистика компаниясе башлыгына: Хезмәттәшлек итәргә шат булырбыз
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында узучы KazanForum кысаларында DP World Әмирлекләр логистика компаниясе идарәсе рәисе һәм генераль директоры Солтан Әхмәд бән Сөләйем белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе ассызыклавынча, төбәк үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – икътисади элемтәләрне үстерү өчен иң җәлеп итүчән партнерларның берсе», – диде Миңнеханов.
Ул шулай ук Россия хакимиятләренең транспорт коридорларын, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» логистик маршрутын үстерүгә аерым әһәмият бирүенә һәм Татарстан өчен бу проектның бик мөһим булуына игътибар итте. Республикада кирәкле транспорт инфраструктурасы үсеш ала, зур логистик объектлар төзелә.
«Сез дөньядагы иң зур порт операторларының берсен җитәклисез. Без сезнең компания белән хезмәттәшлек итәргә шат булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов DP World башлыгына.
Солтан Әхмәт бән Сөләйем, үз чиратында, Казанга беренче тапкыр килүен һәм төбәкнең сәнәгать потенциалы аңа бик нык тәэсир итүен билгеләп үтте.
«Татарстанның логистика өлкәсендә зур потенциалы бар. Идел буйлап Каспий диңгезенә һәм аннан алга таба Һиндстанга барып җитәргә була. Су сәүдә юллары – иң арзан һәм эффектив юллар. Шуңа күрә дөнья сәүдәсенең 90 проценты су юлы белән башкарыла. Шул ук вакытта безгә индустриаль паркларны үстерү кызык», — дип бәяләде перспективаларны бизнесмен.
Аннан соң әңгәмәдәшләр хезмәттәшлекне үстерүнең кызыклы юнәлешләре турында фикер алышты.
DP World (Dubai Port World) — дөньядагы иң зур логистик компанияләрнең берсе. Ул Дубайда урнашкан. Йөк логистикасы, порт терминаллары операцияләре, диңгез хезмәтләре һәм ирекле сәүдә зоналары буенча махсуслаша. 40тан артык илдә 82 диңгез һәм эчке терминалга хезмәт күрсәтә. Ел саен 70 мең суднога ташыла торган 70 миллион контейнер эшкәртә. Экспертлар мәгълүматлары буенча, бу дөнья контейнер ташуларының якынча 10 проценты.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак (тулы программа белән халыкара чара сайтында танышырга була). Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.